Проектлар


Яңа буын яңа милли мохитне барлыка китерә


Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларының төп юнәлешләре:
- татар теле даирәсен киңәйтү
- шәһәр милли мәдәниятен булдыру
- тарихи узаңны үстеру

МТС-e151868156954011122222
AF
PB
YAZ
JF
TB

Мин татарча сөйләшәм


Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.


2006 елда Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәтенең җиңел кулыннан 26 апрель — Габдулла Тукай туган көнне “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акция уздырыла башлады. Биредә татар альтернатив музыкасы җырчыларының концерты вакытында яшьләр татарча белгәннәргә “Мин татарча сөйләшәм!” дип язылган түштамга, ә телне белмәүчеләргә “Синең татарча беренче 150 сүзең” дигән китапчык таратты.

Проект турында кубрэк белергэ

Акыл фабрикасы


Белем бирү һәм проектлар мәктәбе - Татарстанда, Рәсәйнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче яшь, актив һәм иҗади татар лидерларын үстерүгә багышланган интенсив.


“Акыл фабрикасы” кысаларында төрле форматтагы белем бирүче чаралар оешытырыла:
- иҗтимагый проектларны үстерүгә юнәлтелгән семинарлар;
- галимнәр һәм экспертлар катнашындагы җанлы дискуссияләр;
- белгечләрдән һәм практиклардан work-shop;
- стратегик сессияләр һ.б.

Проект турында кубрэк белергэ

Печән базары


Дизайн, мәдәният һәм әдәбият фестивале.

Чара җәй айларында, Казанның нәкъ үзәгендә үткәрелә. “Печән базары” күпсанлы һәм төрледән-төрле мәйданчыкларны үз эченә ала: дизайн-маркет, шигъри слэм, алдынгы татар пешекчеләренннән аш-су көрәше, мавыктыргыч лекцияләр, заманча татар башкаручыларының чыгышлары, балалар мәйданчыгы һәм күп кенә башка төрле кызыклы чаралар.


Проект турында кубрэк белергэ

ТАТАРЧА ДИКТАНТ


Татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.


Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора. Соңгы вакытта Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә барган мөһим үзгәрешләр Татарстанның дәүләт һәм башка телләрен саклауга мөмкинлек тудыралар. Татар теле үсеше өчен шартлар тудырыла, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традиияләренә кызыксыну арта. Шулай да, татар телендә сөйләшү проблемасы бүген дә актуаль.

Проект турында кубрэк белергэ

JADID FEST


Татар заманча мәдәният фестивале


Jadidfest чарасы үз эченә төп заманча мәдәни юнәлешләрне кертә: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.
Фестивальнең төп аудиториясе – замана белән бергә атлаучы, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучы казанлылар һәм башкалабыз кунаклары. Яңа, креатив әйберләргә тартылган, интеллектуаль аралашуга өстенлек биргән замандашларыбызга мондый чара аеруча кызыклы һәм файдалы булыр.
Jadidfest чарасына килергә берничә сәбәп:
- Казан тирәлегендәге дизайнерларның иҗаты белән танышу, аларның яңа коллекцияләрен карау;
- башкалабыз һәм халкыбызның тарихына кагылышлы белем тартмасын яңарту;
- альтернатив музыка вәкилләренең иҗаты белән илһамлану;
- дискуссияләрдә катнашып, шәһәрнең зыялы интеллигенциясе белән аралашу.

Проект турында кубрэк белергэ

Тарихи бранч


Тарихка багышланган яңа форматтагы клуб.


Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә. Узган вакыйгаларга яңача караш. Клубта сезгә академик текстлар укырга, хронология ятларга кирәк булмаячак. Белемне лектор белән аралашу, видео һәм инфографика, Татарстан архивында сакланучы документлар ярдәмендә алырга мөмкин булачак. Ай саен бер шимбә иртәсен кәһвә һәм татар тарихына багышлагыз. Тарих сәхифәләрен безнең белән ачыгыз!

Проект турында кубрэк белергэ

Check our fanpages:

Suspendisse vitae morbi ultrices mi fusce nulla maecenas semper tellus.